РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Вера Константиновна Кулакова юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте, «Ремжилстрой» идарәче компаниясе вәкиле котлады.
Башкортстан Республикасының Петропавловка авылында туган Вера Константиновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылында эшли. Сугыштан соң Стәрлетамакка күчеп китә, анда икмәк комбинатында эшли. 1969 елда гаиләсе белән Казахстанга күчеп китә, мебель фабрикасында эшли. 1971 елда гаиләсе белән Адыгея Республикасының Майкоп шәһәренә күченә, фабрикада хезмәт куя.
1973 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә, лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗ ААҖның Автомобиль җыю заводында мастер булып эшли.
Вера Константиновна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.