Среда, 27 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:45 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:45 , 17.5 °C
15.09.2023
0
Поделиться
Ветеран 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Ветеран 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Үзәк районда юбилярны хөрмәтләделәр. Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзия Сәхап кызы Гыйләҗевага бүген 100 яшь тулды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гыйләҗева Фәүзия Сәхап кызы 100 еллык юбилее белән котлаулар алды. Ветеранны Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев, «Махалля» идарә компаниясе вәкилләре һәм «39 комплекс» ТОС рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова котлады. Юбилярга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.