Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:37 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:37 , 26.5 °C
16.06.2022
0
Поделиться
Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә

Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Федоровна Каракузова РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.  

Мария Федоровна ТАССРның Мамадыш районы Дегетле авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Укуын тәмамлагач, Мария Федоровнаны бүлү буенча Волгоград шәһәренә җибәрәләр, соңрак Мамадыш районының Түбән Ушма авылына күчеп китә, анда мәктәптә эшли. Мария Федоровна авылда егерме елга якын педагог булып эшли. Мамадыш районының Кызылтау авыл советы рәисе итеп сайлана, соңрак тәрбияче булып коррекция мәктәбенә күчә. Соңгы хезмәт елларында Мамадыш шәһәренең Район халык мәгарифе бүлегет инспекторы булып эшли.  

Мария Федоровнаның кызы, оныгы бар. Халык мәгарифе отличнигы, Хезмәт ветераны, Тыл хезмәтчәне медальләре белән бүләкләнгән.

Котлауларга шулай ук Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова ярдәмчесе Александра Козлова, «ЖилЭнергоСервис» идарәче компаниясе вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисе Зоя Пиванова да кушылды.