Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:55 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:55 , 21.5 °C
06.07.2021
0
Поделиться
"Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе бинасында ремонт эшләре тәмамланып килә
"Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе бинасында ремонт эшләре тәмамланып килә
"Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе бинасында ремонт эшләре тәмамланып килә

"М. Ш.Бибишев исемендәге "Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе" бинасы капиталь ремонтлануны 40 елдан артык күргәне юк иде, ә хәзер планлаштырылган өч этапның икенче этабы тәмамланып килә. Беренче этап барышында спорт комплексы норматив хәлгә китерелде, хәзер бассейнны ремонтлау бара, өченче этапка футбол кырын төзекләндерү планлаштырылган. Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв. м тәшкил итә һәм үз эченә йөзү бассейны, стадион һәм трибунаны ала.

"40 ел элек, мондый объектлар төзү җиңелэшләрдән түгел иде, әмма Марат Шакир улы Бибишев тырышлыгы белән спорт комплексы төзелде. Ул шәһәр өчен бик күп нәрсә эшләде. Бүген безнең бурыч - бинаны заманча таләпләр дәрәҗәсенә ремонтлау һәм без моны башкарабыз", - дип билгеләде узган ел бинаны карап чыккан вакытта шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Хәзерге вакытта реконструкция эшләре 97% ка төгәлләнгән. Хәзерге вакытта бассейнга плитә җәелә.Төзүчеләр эшне вакытында тәмамлауларында шикләнмиләр.