«Тулпар» сәүдә үзәгендә COVID-19дан вакцинация пункты эшли башлады. Анда үзе белән паспорты, ОМС полисы һәм СНИЛСы булган һәркем прививка ясата ала. Вакцинация алдан язылмыйча чират тәртибендә уза.
Бүген вакциналаштыру пункты 12:00дән 19:00гә кадәр, 16 октябрьдән көн саен 8:00дән 19:00гә кадәр эшләячәк.
Билгеләп үтик, «Омега» сәүдә үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пункты эшен туктата.