Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:42 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:42 , 20.5 °C
10.08.2021
0
Поделиться
Яр Чаллының үзәк китапханәсендә Шәһәр көненә багышланган күргәзмә ачыла

Бүген 16:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре көненә багышланган күргәзмә ачыла.

Экспозициядә «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзаларының эшләре тәкъдим ителәчәк.  Рәссамнар үз эшләрендә шәһәрнең яраткан урыннарын, җирле истәлекле урыннарны һәм тирә-юньне сурәтләгән. Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда ки, анда заманча Чаллыны һәм шул ук вакытта шәһәрнең үткәнен дә күрергә мөмкин.  

Чарада шәһәребезнең танылган рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре чыгыш ясаячак.

Керү бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.