Бүген Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен язгы карап тоту чараларында катнашты. Муниципаль хезмәткәрләр көче белән Энтузиастлар бульвары территориясендә кар катламын йомшарту буенча эшләр комплексы башкарылды.
Шундый ук чаралар «Гренада» паркы территориясендә дә узды. Эшләргә Яр Чаллы педагогика көллияте студентлары кушылды. Аларның катнашуы коммуналь хезмәтләргә йөкләнешне киметергә һәм парк инфраструктурасын язгы сезонга оператив рәвештә әзерләргә, гражданнарның хәрәкәт иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.