Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:05 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:05 , 20.5 °C
12.04.2022
0
Поделиться
Татарстанда Донецк иҗат коллективларының масштаблы гастрольләре узачак
Татарстанда Донецк иҗат коллективларының масштаблы гастрольләре узачак

15 мартта Донецк Халык Республикасының иҗат коллективлары гастрольләре башланды. Россия Федерациясенең 54 шәһәрендә «Донбасс» Атказанган Дәүләт Академия җыр һәм бию ансамбле, Донецк республика академия яшьләр театры, А.Б.Соловьяненко исемендәге Донецк дәүләт академия опера һәм балет театры һәм Донецк академия өлкә курчак театры чыгыш ясаячак.

Татарстанга «Донбасс» Атказанган Дәүләт Академия җыр һәм бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Ольга Горячева) 18 апрель киләчәк һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерт белән чыгыш ясаячак. Концерт 19:00 сәгатьтә башланачак.

Киләсе концерт 20 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Камаз» мәдәният сараенда узачак. Концерт 18:00 сәгатьтә башланачак.