22 мартта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 км га кадәр начарая һәм көчле җил секундына 15 м га кадәр җитәр дип көтелә.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр булмаячак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12, аязганда -17 кадәр. Көндез максималь температура +1..-4˚. Юлларда бозлавык.