Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Хәл бу ки...» композитор Салих Сәйдәшев иҗатына һәм тормышына багышланган спектакльнең премьерасы булды.
Спектакльдә дүрт талантлы актер катнашты: Инсаф Идиятуллин, Алсу Заһидуллина, Алинә Мөхлисова һәм Рәзил Фәхертдинов.