Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:11 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:11 , 28.5 °C
04.09.2023
0
Поделиться

Яр Чаллыга 85 меңнән артык дозада йогышлы авыруларга каршы вакцина кайтты. Бүгенге көндә 7 мең кеше, шул исәптән бер меңнән артык балага прививка ясалды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, вакциналар ике төрле. Авырлы хатын-кызларга, балаларга - «Ультрикс Квадри», өлкәннәргә «Совигрипп» төрен кадыйлар. Прививка ясату өчен хәзер иң яхшы вакыт, ди Илгизәр Бариев. Көннәр җылы тора. Вакцинация бушлай уздырыла. Прививка ясату өчен үзегез беркетелгән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.