«Этюд» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасының шахмат буенча команда Чемпионатлары узды. Ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча үткәрелә. Стартка Татарстанның 15 шәһәре һәм районыннан 24 ир-ат һәм 15 хатын-кыз командасы чыкты.
Беренче төркемдә ир-атлар арасында Татарстан чемпионнары булып «Феникс» (Яр Чаллы) командасы танылды: Леонид Ефимов, Максим Самусенко, Роберт Сафин һәм Матвей Иванов. «Көмеш» – тагын бер Яр Чаллы командасы «АТЭС»та (Айдар Ваһизов, Альберт Мөхәммәтҗанов, Самат Ялмөхәммәтов һәм Эмиль Хөснетдинов). Өченче урында – Казанның «Джентльмены» командасы.
Икенче төркемдә «Чистай-1» командасы җиңү яулады. Көмеш медальләр Кукмара командасында.
Ир-атлар турнирының өченче төркемендә Актаныш шахматчылары беренчелекне алды. Икенче урында – Баулы. Беренче өчлекне «Баулы-2» командасы төгәлләде.
Икенче төркемдә Кукмара кызлары чемпион булды, «Мамадыш» командасы икенче урында, «бронза» Чистай командасында.
Хатын-кызлар чемпионатының өченче төркем зачетында «Актаныш – кызлар» командасы җиңде, икенче урында «Актаныш» командасы, өченче урында – Баулы кызлары.
Ир-атлар чемпионатының беренче тактасы турнирын Айдар Ваһизов («АТЭС», Яр Чаллы) отты. Икенче тактада Максим Самусенко, өченче тактаны Роберт Сафин, дүртенче тактада Матвей Иванов беренчелекне алды. Барлык спортчылар да Яр Чаллының «Феникс» командасыннан.
Ярышларның биш йөз мең сум күләмендәге приз фонды Татарстан Республикасы Шахмат Федерациясе тарафыннан тәэмин ителде.