Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:26 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:26 , 20.5 °C
02.06.2022
0
Поделиться
Яр Чаллының җиде мәктәбендә азык-төлек блокларын ремонтлаячаклар

Быел республика программасы буенча Яр Чаллыда җиде мәктәп ашханәсе яңартылачак. 6, 40, 44, 45, 53, 54, 78 нче гомуми белем бирү учреждениеләрендә азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау көтелә. Бу хакта мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышында хәбәр итте.  

Чыгымнар суммасы 103,8 млн сум тәшкил итәчәк. Ремонт барышында шулай ук җиһазлар яңартылачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел 10 мәктәпнең азык-төлек блокларында капиталь ремонт үткәрелгән иде.