Православие храмнарында бәйрәм догалары үткәрү сәбәпле, Раштуа бәйрәменә җәмәгать транспорты эше оештырылачак. 2022 елның 7 гыйнварында автобуслар 2:30дан түбәндәге маршрутлар буенча йөри башлаячак:
– «Свято-Вознесенский собор»га (Чулман проспекты буенча «Автостанция» тукталышына кадәр);
– «храм Рождества Христова»га (Автозавод проспектыннан Тынычлык проспектына барып «Автостанция» тукталышына кадәр).
– «Крестовоздвиженский» чиркәвенә (Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча – Автозавод проспекты – Мәскәү проспекты – «Автостанция» тукталышы).