2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертелә.
Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) түбәндәге урыннарда куллану тыела:
Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 м ераклыкта урнашкан;
Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан;
Күпфатирлы торак йортлардан 30 метр.