Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:32 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:32 , 19.5 °C
10.06.2022
0
Поделиться
Россия көне уңаеннан яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды
Россия көне уңаеннан яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды

Яр Чаллыда Россия көне уңаеннан яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды.

Бәйрәм чарасы Тантаналар сараенда мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина катнашында узды. Тантанада катнашучыларны сәламләп, ул 14 яше тулган чаллылыларга Россия көне уңаеннан паспортлар тапшыру шәһәрнең күркәм традициясенә әверелде дип билгеләп үтте.

«Без сезнең бу көнне мәңгегә истә калдыруыгызны телибез. Нәкъ менә шушы минуттан сез дөньядагы иң зур һәм бөек илләрнең берсе – Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары. Бөек Россия гражданнары булуыгыз һәм искиткеч Яр Чаллы шәһәрендә туып-үсүегез белән горурланыгыз. Бәхетле, акыллы булыгыз!», - диде Ирина Сәгыйдуллина.