Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:31 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:31 , 20.5 °C
28.04.2026
0
Поделиться
Җиңү көне алдыннан: Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтлиләр
Җиңү көне алдыннан: Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтлиләр
Җиңү көне алдыннан: Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтлиләр

Бүген Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Сайма Миңнебай кызы Садыйкова үзенең 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көндә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән, ветеранны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады. Җиңү көне алдыннан Сайма Миңнебай кызы шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән җылы котлаулар һәм азык-төлек җыелмасы алды.

Аның тормышы – ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга тугрылыкның якты үрнәге. Сайма Миңнебай кызы Балык Бистәсе районының Котлы-Бөкәш авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Кечкенәдән, ун яшьтән, ул әти-әнисенә колхозда ярдәм иткән, мәктәп партасын белмәсә дә, туган җирендә хезмәтне танып-белгән. Өлкәннәр йөкләгән һәр эш аның кулыннан килгән.

1953 елда Сайма Миңнебай кызы кияүгә чыга, һәм никахта тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. 1962 елда гаилә Магадан шәһәренә күчеп килә, анда Сайма Миңнебай кызы Магадан ремонт-механика заводында ярдәмче эшче булып үз урынын таба. Нәкъ менә шуннан ул лаеклы ялга чыга. 1990 елда гаилә яңадан яшәү урынын алыштырып, Яр Чаллыга күчеп килә.

Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен Сайма Миңнебай кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бу көннәрдә Үзәк районында да җылы сүзләр яңгырады. Монда 85 яшьлек юбилее һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән ветеран, фашист концлагерьларының элекке тоткыны Людмила Владимировна Самойлованы котладылар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, «КАМАЗ» берләшкән профсоюз оешмасы рәисе урынбасары һәм Шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов, Шәһәр советы депутаты Руслан Мостафин,территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Владимир Ртищев, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Зинаида Загарских тапшырды.

Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов Ирек Таһир улы Уразаевны 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Ирек Таһир улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины һәм Россиянең атказанган укытучысы. Юбиляр Актаныш районыннан. Ул укытучы гаиләсендә туган, авыр сугыш елларын кичкән, колхозда эшләгән, ә сугыштан соң үзен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. Ирек Уразаев балалар тәрбияләүгә 45 ел багышлаган: балалар йорты, мәктәпләр директоры булган, пенсиядә дә укучылар белән зирәклеге белән уртаклашуын дәвам иткән. Яр Чаллыда ул инде ярты гасырга якын яши, монда аны меңләгән кеше белә һәм хөрмәт итә.

Тормыш иптәше Розалия Салих кызы белән алар матур балалар үстергән, биш оныкка һәм дүрт оныкчыкка сөенәләр. Үз хезмәте өчен Ирек Таһир улы күпсанлы бүләкләргә лаек булган, әмма аның иң төп бүләге – кешеләрнең хөрмәте һәм мәхәббәте.