Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:17 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:17 , 20.5 °C
17.06.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда бизнеска ярдәм итү өчен кризиска каршы чаралар пакеты гамәлдә

Все фото

Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова матбугат конференциясендә санкцияләр шартларында эшмәкәрләргә күрсәтелә торган федераль, региональ һәм муниципаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, кризиска каршы барлык чаралар турында мәгълүматларны Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында табарга була. "Мәгълүматлар атна саен яңартыла", - дип ачыклык кертте спикер.

Бүгенге көндә Яр Чаллының 7 предприятиесе система барлыкка китерүче предприятиеләрнең федераль реестрына кертелгән. Татарстанда мондый предприятиеләр  60. "Предприятиеләрнең максималь саны әлеге исемлеккә керсен өчен эшләр алып барыла", - диде Наталия Кропотова.

Кризиска каршы чараларның иң эре пакеты – федераль. Аның буенча Яр Чаллыда 37 млрд сумнан артык суммага 300гә якын гариза хупланган.

Муниципаль ярдәм чаралары буенча 319 млн сумлык 142 гариза хупланган.