Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:34 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:34 , 25.5 °C
08.04.2021
0
Поделиться
«Җиңү» паркында шәһәр укучылар Советы депутатлары 250 дән артык җимлек элделәр
«Җиңү» паркында шәһәр укучылар Советы депутатлары 250 дән артык җимлек элделәр

Шәһәр укучылар Советы «Кошларны ашатыгыз» дип аталган экологик акция үткәрә. Ул Халыкара кошлар көненә багышланган һәм экологик айлык кысаларында уздырыла. «Җиңү» паркында укучылар Советы депутатлары кошларга 250 дән артык җимлек элделәр.

Акция кысаларында мәктәп үзидарәләре депутатлары туган як кошлары турында сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Моннан тыш, активистлар кече сыйныф укучыларын экологик җимлекләр ясарга өйрәттеләр.

Акция 11 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.