Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:28 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:28 , 21.5 °C
04.08.2021
0
Поделиться
Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк
Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк
Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк
Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

Яр Чаллыда Шәһәр Советының даими комиссияләре утырышы узды, аның барышында бюджетның өстәмә керемнәрен бүлү расланды.

Төп өлеше белем бирү учреждениеләрен куркынычсызлык системалары белән җиһазлауга юнәлдереләчәк. «Беренче сентябрь якынлашып килә, - дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк. Узган икътисади ел керемнәреннән муниципаль учреждениеләргә өстәмә акчалар булуы яхшы. Әлеге акчалар хисабына дүрт төр эш башкарырга кирәк. Боларга контроль-үткәрү пунктларын, коймалар, видеокүзәтү камералары, ашыгыч хәбәр итү кнопкаларын урнаштыру керә".

Шәһәр башлыгы өстәмә керем хисабына инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен мәктәпләрдә бушлай туклану тәэмин ителәчәге турында хәбәр итте .

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова социаль объектларны ремонтлауга 12,8 миллион сум, күргәзмә чараларын оештыруга һәм үткәрүгә 25 миллион сум, коммуналь автомобиль техникасына капиталь ремонт ясауга 60 миллион сум акча юнәлдереләчәк дип хәбәр итте.