Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:48 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:48 , 18.5 °C
15.12.2022
0
Поделиться
"Нур"да экстремизмга каршы көрәш буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

14 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш проблемалары буенча тикшеренү эшләре һәм проектлар (акцияләр һәм чаралар) конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Быел шәһәрнең 5 мәгариф оешмасыннан (В. Г. Тимирясов ис. КИУ, КФУ, Яр Чаллы медицина көллияте, Чаллы политехника көллияте, Чаллы педагогия көллияте). Конкурс ике номинация буенча үткәрелде:"Конкурс эше", "Конкурс проекты". Барлык катнашучылар үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын почтага җибәрделәр, аннары конкурсның турыдан-туры этабында презентацияләделәр.

Катнашучылар акчалата призлар, стикер пакетлар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 1,2,3 урын өчен акчалата призлар 3500, 2500, 1500 сум тәшкил итте.х