Понедельник, 01 июня 2026
Һава торышы Хәзер 02:07 , 8.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:07 , 8.5 °C
21.12.2023
0
Поделиться
Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык идарәче компанияләр көчәйтелгән режимда эшләячәк

«Яр Чаллы шәһәрендә яңа ел бәйрәмнәре вакытында торак-коммуналь өлкәдәге барлык предприятиеләр көчәйтелгән режимда эшләячәк», - дип хәбәр итте матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

«Беренче чиратта диспетчер бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр идарәче компания җавап бирмәсә Башкарма комитетка, торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә яки район хакимиятенә  мөрәҗәгать итәргә була. Проблеманы конкретлаштыру, адресны хәбәр итү, фатирны төгәл күрсәтү мөһим. Без оператив рәвештә җавап бирергә әзер. Бәйрәм көннәрендә идарәче компанияләр эшләячәк, эш бәйрәмнәр белән тукталмый», - дип хәбәр итте Илья Зуев.