Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:13 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:13 , 29.5 °C
28.02.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Җиңүгә юл - 2022» хәрби-тарихи уены узды

Университет базасында «Җиңүгә юл» дип исемләнгән хәрби-тарихи уен өченче ел үткәрелә. Оештыручылар – тарих-география факультеты студентлары, университетның «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубы катнашучылары. 2 ел дәвамында уен Яр Чаллы шәһәре мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.

Быел уен яңа дәрәҗәгә чыкты. 26 февральдә уенда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 23 команда катнашты. Төбәкара дәрәҗәгә кадәр үсәргә грант булышкан. 2021 елда «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубында катнашучы Рәхим Хисмәтов Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында проектын уңышлы яклаган. Экспертлар игътибарына ул «Җиңүгә юл» проектын тәкъдим итте һәм 500 мең сумлык грант откан. Грант акчалары проектны алга таба үстерү өчен файдаланылган. 

Уенда катнашучылар «Секретный пакет», «Солдатская смекалка», «Зоркий разведчик», «Санбат» кебек төрле станцияләр рәвешендә сынаулар уздылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы университетның төп бинасында узды. Катнашучыларны Яр Чаллы дәүләт педагогика университетыректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде һәм җиңүчеләргә кубоклар һәм дипломнар тапшырды.