Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:43 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:43 , 22.5 °C
17.11.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында хәрби-тарихи музей барлыкка килде

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Росмолодежь» гранты акчасына оештырылган күргәзмә белән танышты. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына хәрби-тарихи музей булдыруга 600 мең сум грант акчасы бүлеп бирелгән. Монда "Хәрби форма тарихы чынбарлыкта" хәрби-тарихи күргәзмә оештырылды. Проектны мэрга югары уку йорты студенты Рәхим Хисмәтов күрсәтте. 

Әлеге күргәзмә Россия армиясенең хәрби формасы тарихына багышланган. Залда 12 манекен тәкъдим ителгән. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Эмиль Кирамов мэрга һәм катнашучыларга форма турында кызыклы мәгълүмат сөйләде.

 Биредә Россия Император армиясе чорыннан алып Россия Федерациясе Кораллы Көчләре формасына кадәр хәрби форма экспонатлары тәкъдим ителгән.