Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:56 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:56 , 27.5 °C
29.09.2021
0
Поделиться

Җәй башыннан бирле Яр Чаллыда карбыз һәм кавын сатучыларга карата административ хокук бозулар турында 930 беркетмә төзелгән. Сүз санкцияләнмәгән сәүдә турында бара.  

Санкцияләнмәгән сәүдә белән көрәшне полиция һәм Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре кергән өч төркем алып бара. Эш тәүлек әйләнәсе алып барыла. Бу беренче автоюлны законсыз карбыз һәм кавын сатучы гражданнардан чистартырга ярдәм итте.

Законсыз сәүдә фактлары турында чаллылылардан «Халык контроле» системасына хәбәр итү сорала, чөнки сатучылар продукциянең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты өчен җавап бирми.