Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:57 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:57 , 26.5 °C
04.05.2026
0
Поделиться

2026 елның 4 маеннан Яр Чаллыда торак йортларга һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирү туктатылды – 2025-2026 елларның җылылык сезоны рәсми рәвештә тәмам.

Якын арада Яр Чаллы җылылык челтәрләре киләсе сезонга әзерлек кысаларында гидравлик сынауларга керешәчәк. Эшләр этаплы рәвештә башкарылачак: шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә ике этап, төньяк-көнчыгыш өлешендә дүрт этап. Беренчесе 13 майда старт ала: ЗЯБ поселогы һәм Замелекесье микрорайонының 25 нче комплексы яшәүчеләре вакытлыча кайнар сусыз калачак. Нормативлар буенча, суны өзү вакыты 14 көннән артмый.

Шул ук вакытта ремонт кампаниясе башлана: 2026 елда 19 объектта 17 километрдан артык җылылык челтәрләрен яңарту планлаштырыла. Электрон сатуларда экономия ярдәмендә өстәмә рәвештә тагын 1–1,5 километр коммуникацияләр ремонтланачак.

Җылылык сезоны 2025 елның 22 сентябрендә башланган иде – мәктәпләр, балалар бакчалары һәм дәвалау учреждениеләре беренче булып җылылык алдылар, 25 сентябрдән торак фондына җылылык бирү башланды. Бу чорда уртача температура –1,4 °C тәшкил итте, иң салкын көн – 24 гыйнвар (–27 °C), ә гыйнвар аеның үзе узган елдагы  белән чагыштырганда шактый салкынрак булды (–11,5 °C һәм –4,7 °C).

Сезон дәвамында энергетиклар челтәрләрдә 79 бозылуны вакытында бетерделәр – бу 2024–2025 еллардагы күрсәткечтән 10га артык. Кулланучыларга җылылык тулы күләмдә һәм тиешле сыйфатта җиткерелде, барлык режимнар график буенча үтәлде.