Четверг, 28 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:38 , 9.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:38 , 9.5 °C
27.05.2024
0
Поделиться
13нче маршрутта зур автобуслар йөри башлады

Хәрәкәт схемасы үзгәрмәде.

Чаллыда җәмәгать транспорты паркын зур автобуслар белән тулыландыру дәвам итә. Узган ял көннәрендә  «Горкомунхоз» муниципаль унитар предприятиесе 13нче маршрутка зур автобуслар җибәрде. «НефАЗ»лар кешеләрне ЗЯБ бистәсеннән Тынычлык проспекты буенча ХАЕР заводына кадәр алып бара. 

Шәһәр урамнарында зур автобуслар арта бара. Бүгенге көндә барлык уңайлыклары булган НефАЗ автобуслары 2,3, 5, 10, 13, 22 һәм 26нчы маршрутлар буенча пассажирлар йөртә.