2023 елда Чаллыда 3477 пар кавышкан. Аларның 124е - өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләр. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.
Соңгы вакытта шәһәрдәшләрнең тормыш иптәше итеп башка милләт кешеләрен сайлавы күзәтелә. Чаллыда чит ил кешесе белән 92 пар никахы теркәлгән. Кияүләр Алжир, Бенин, Бразилия, Египет, Израиль, Италия, Сирия, Турция, Франция, Чили кебек илләрдән, ике кәләш Бразилия һәм Америкадан.
«Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр дә гаилә корды. Иң өлкән кияүгә 84 яшь. Кәләшкә - 78», - диде ул.