Мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбияләнүчеләре арасында «Татар малае – 2026» һәм «Татар кызы – 2026» шәһәр конкурслары йомгаклары төгәлләнде. Быел иҗади ярышлар Муса Җәлилнең тууына 120 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышланды.
Төрле этапларда яшь конкурсантлар үзләре, гаиләләре, татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр, туган телнең әһәмияте хакында фикерләре белән уртаклаштылар. Туган телне белү дәрәҗәсен тикшерү кысаларында балалар әкиятләр тәсвирланган рәсемнәр буенча хикәяләр төзеделәр һәм уен формасында сорауларга җавап бирделәр.
III тур йомгаклары буенча финалга биш малай һәм биш кыз – 1, 50, 51, 81, 82, 100, 104, 114, 117 һәм 130 номерлы балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре чыкты.
«Татар кызы‑2026» конкурсы җиңүчесе 81 нче «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Ләйлә Шәйдуллина булды. «Татар малае‑2026» конкурсында беренче урынны 117 нче «Уенчык» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Наил Таганов яулады.