Шәһәрдә еллык патриотик «Хәтер бакчасы» акциясе узды: Тантаналар сарае янында катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн кеше истәлегенә алмагачлар аллеясы утырттылар.
Агач утыртуда ветераннар, махсус хәрби операцияләрдә катнашучылар, яшьгвардиячеләр, медицина көллиятендә укучылар һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. Ул мондый чаралар буыннарны берләштерүгә һәм бабайлар батырлыгы турында тарихи хакыйкатьне сакларга ярдәм итүенә игътибар итте.
«Хәтер бакчасы» акциясе 2020 елдан бирле бөтен Россия буйлап һәм чит илләрдә үткәрелә. Яр Чаллыда оештыручылар – Үзәк районы хакимияте ярдәме белән «Кама Аръягы Бакчалары», «Бердәм Россия» партиясе.