Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:12 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:12 , 21.5 °C
16.06.2023
0
Поделиться
Чаллыда "Сабантуй гүзәле"н ачыкладылар

Чаллының "Энергетик" мәдәният сарае сәхнәсендә «Сабантуй гүзәле» конкурсы финалы узды. Финалга татар телен яхшы белгән 16-25 яшьлек 11 кыз чыкты.

Гөлнур Закирова, Алия Сәфиева, Аделина Салихова, Раилә Шәйхетдинова, Галина Бакирова, Райнә Сабирова, Айсылу Ишалина, Айгөл Габдрахманова, Лилия Гатина, Регина Дерябина, Лия Дәүләтшина шундыйлардан. 

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов  "Сабантуй гүзәле"ндә җиңүчене котлады. Бу титулга - Галина Багирова лаек булды.