Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:50 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:50 , 17.5 °C
17.05.2023
0
Поделиться
Чаллыда Кама аръягының иң яхшы юристын сайлыйлар

Эшмәкәрлек Декадасын үткәрү кысаларында 15-26 май көннәрендә Чаллыда «Кама аръягының иң яхшы юристы - 2023" конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Сайлап алу критерийлары: Кама аръягындагы эшчәнлекне гамәлгә ашыру; югары юридик белем яки хокук өлкәсендә гыйльми дәрәҗә; белгечлек буенча ким дигәндә өч ел эшләү; законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, юридик фәнне, хокук иҗатын һәм хокукый мәгърифәтне үстерүгә зур өлеш кертү; хезмәтләрнең иҗтимагый әһәмияте һәм юриспруденция өлкәсендәге социаль әһәмиятле эшчәнлек. Өч тур булачак, декабрьдә җиңүче «Иң яхшы Юрист» исемле диплом һәм акчалата бүләк ала, ә өстәмә номинацияләр буенча лидерлар - истәлекле призлар һәм сертификатлар. Документлар кушымтасы белән Заявка электрон почта аша кабул ителә: tppgalimullina@gmail.com 30 июньгә кадәр, орг. кертем 3 мең сум.

Элемтәләр: 57-38-12, 8-927-451-64-64.