Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:18 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:18 , 28.5 °C
13.12.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда иң яхшы студентны сайлыйлар
Яр Чаллыда иң яхшы студентны сайлыйлар
Яр Чаллыда иң яхшы студентны сайлыйлар
Яр Чаллыда иң яхшы студентны сайлыйлар

Яр Чаллыда "Ел студенты-2022" шәһәр конкурсының заявка кампаниясе тәмамланды. Оештыру комитетына быел да рекордлы санда гаризалар килгән. Барлыгы 16 номинациядә катнашу буенча 113 студент һәм студентлар коллективыннан гариза тапшырылган. «Ел студенты Гран-при» төп номинациясендә җиңүчегә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинадан 33 мең сум күләмендә исемле стипендия биреләчәк. Хәзерге вакытта конкурс экспертлары катнашучыларның портфолиоларын бәяли һәм «Нур» яшьләр үзәгендә турыдан-туры турлар уза, анда конкурсантлар үзпрезентацияләрен тәкъдим итәчәк. Ә «Иҗади шәхес» һәм «Иҗат коллективы» номинацияләрендә иҗади чыгышлар узачак.