Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:41 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:41 , 22.5 °C
06.08.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Яр Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Яр Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Яр Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Якынлашып килүче төзүчеләр көне уңаеннан Яр Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бөек төзүчене искә алырга шәһәрнең һәм КАМАЗның беренче төзүчеләре, төзелеш тармагы ветераннары, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, төзелеш колледжлары студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шәһәр җитәкчелеге җыелды.

Тантаналы чарада «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул җыелган кунакларга танылган төзүченең хезмәт батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерде.

Исегезгә төшерәбез, Евгений Батенчук – Татарстан АССРның һәм Якутск АССРның, РСФСРның Атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы, күп кенә орден һәм медальләр кавалеры. Ул «Камгэсэнергострой»ның беренче җитәкчесе, ул аны чирек гасыр дәвамында, 1971-1996 елларда, үсешкә этәрә. Кама территориаль-сәнәгать комплексын булдыру, заманча автомобиль индустриясе гигантын тулы куәтенә эшләтеп җибәрү - аның төп казанышы. 1981 елда әлеге төзелеш өчен Евгений Батенчук Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.  

«Шәһәр өчен әһәмиятле булган бәйрәм – якынлашып килгән Төзүчеләр көне уңаеннан  танылган төзүче, Социалистик Хезмәт Герое - Батенчук һәйкәле янында җыелу яхшы һәм матур традициягә әверелде. Евгений Никанор улы кырыс тормыш мәктәбен үткән: сугыш, әсирлек. Моңа карамастан, кешеләргә булган мәхәббәтен югалтмаган, оста төзүче һәм легендар шәхес буларак танылган. Яр Чаллы - төзүчеләр, энергетиклар һәм автомобиль төзүчеләр шәһәре. Төзүчеләрнең оста куллары ярдәме белән Түбән Кама ГЭСы, «КАМАЗ» һәм шәһәр барлыкка килде. Аграр шәһәрдә төзүчеләр без горурлана торган завод торгыздылар. Бүген "КАМАЗ" - ул милли бренд. Әмма завод төзү һәм бу брендны булдыру өчен кешеләр кирәк. Бу кешеләрне җитәкче - Евгений Никанор улы Батенчук берләштерде, бүген КАМАЗда Сергей Анатольевич Когогин коллективны берләштерә.  

Заманнар, кешеләр, иҗтимагый-сәяси төзелеш үзгәрә, әмма үзгәрешсез бер нәрсә кала: шәһәр төзелә икән, димәк шәһәр яши!», - диде шәһәр мэры һәм Чаллы төзүчеләренә рәхмәт белдерде.

Яр Чаллыда барлыгы 5 млрд сумнан артык суммага объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре бара.