«Пульста» проекты «Бердәм Россия» партиясе һәм Яр Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырылды.
Дәресләрне медицина көллияте укытучылары, «волонтер-медиклар» һәм студентлар үткәрде. Анда йөрәк-үпкә реанимациясе, кан китүне туктату күнекмәләре эшләнде.