Транспорт министрлыгы ярдәме белән Яр Чаллыда юл челтәрен үстерү һәм ремонтлау дәвам итә. Бу юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең ун урынын бетерергә, шулай ук шәһәрдә авариялелекне 6,5% ка киметергә мөмкинлек бирде, – Шәһәр советы хисап утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев әнә шундый мәгълүматлар китерде.
Бу юнәлештә эш дәвам итә. Әйтик, 2023 елда юлларны ремонтлау һәм төзүгә якынча 3 млрд.сум җәлеп ителәчәк Вахитов, Хәсән Туфан, Автозавод, шулай ук Гидротөзүчеләр урамын ремонтлау планлаштырыла.