Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:32 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:32 , 19.5 °C
25.07.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда эссе көннәрдә юлларга су сибүне көчәйтәләр
Яр Чаллыда эссе көннәрдә юлларга су сибүне көчәйтәләр

Яр Чаллыда иртәнге 7дән кичке 16 сәгатькә кадәр даими рәвештә юлларга су сибелә. +25˚та асфальтка көн саен су сибү юлны суыту һәм шул рәвешле колея барлыкка килүгә каршы тору өчен оештырыла.

Бүген шәһәр районнарында тугыз су сиптерү машинасы эшли. Һәр машина көнгә 6-8 рейс ясый. 

«Алар шәһәрнең өч районында эшлиләр. Юлчылар сменага 500 кубометрга якын су тоталар. Бу юлдагы колеяны  киметү, шулай ук тузанны җыеп алу өчен эшләнә. Яңгыр вакытында юлларны шулай ук юалар, бу суыту өчен түгел, ә грунтны җыеп алу өчен эшләнә, чөнки яңгыр вакытында балчыкны юып төшерү җиңелрәк», - дип сөйләде МУП "ПАД" директорының транспорт һәм эксплуатацияләү буенча урынбасары Рафаэль Шакиров.

Искәртик, юлларны юуу эшен көчәйтергә шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмә бирде.

Моннан тыш, чәчәкләрне, клумбаларны аномаль эссе һава торышыннан саклау өчен, Яр Чаллыда төнге су сибү оештырылган. Көн саен 18:00дән 6:00гә кадәр шәһәрдә «Горзеленхоз» бригадаларыннан җиде махсус машина эшли. Көн саен яшел үсентеләргә су сибүгә кимендә 1000 куб су китә.