Вторник, 05 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:46 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:46 , 18.5 °C
27.02.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Шимбә, 28 февральдә, шәһәр территориясендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Ярминкәләргә һәр шимбә көнне иртәнге 8:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Г.Тукай исемендәге яр буендагы «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкка, Ипподром территориясенә һәм «Южный» агросәнәгать паркына килергә мөмкин булачак.

Ярминкәләрдә җитештерүчеләрдән турыдан-туры сыйфатлы продукция сатып алып булачак: ит, кош ите, сөт продуктлары, йомырка, казылык эшләнмәләре, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, бал һәм башка күп төрле товарлар.