Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:39 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:39 , 19.5 °C
30.03.2023
0
Поделиться

Кызамык һава аша таралучы тиз йогышлы чир. Коллективта бер кеше авырса, башкаларга да күчә. Билгеләренә килгәндә, тән температурасы күтәрелә, хәлсезлек күзәтелә. ОРВИ симптомнарына бик тә охшаш. Әмма ул сулыш әгъзаларын һәм тәнне дә зарарлый. Күзләрдә конъюктивит башлана. 

"Коронавирус аркасында кызамык чиренә игътибар бетте. Чынлыкта ул бик куркыныч авыру. Күпчелек кешедә бу инфекциягә каршы иммунитет юк. Аны булдыру өчен вакцинация үтәргә кирәк, - ди Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев. 

Дифтерия һәм столбняк чирләре буенча да шул ук хәл. Шуңа күрә бу юнәлештә җитди эш алып барылачак.