10 сентябрьдә шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Шәһәрнең 3 мәйданчыгында – Габдулла Тукай исемендәге яр буе («Строитель» стадионы каршындагы мәйдан), «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территорияләрендә яшелчә продукциясе: бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, шулай ук Чаллыда яшәүчеләргә зур ихтыяҗ тудырган төрле бакалея продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкә мәйданнарына 16 млн сумга 392 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.
Киләсе ярминкәләр 17 сентябрьдә оештырылачак.