Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:33 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:33 , 28.5 °C
12.12.2022
0
Поделиться
Чаллыда Яңа ел чараларына старт бирелде

Яңа ел тиздән киләчәк. Чаллыда яңа елга шәһәр проспектлары бизәлгән инде, Азатлык мәйданында зур шәһәр чыршысы урнаштырылган. Шулай ук шәһәрнең «Ипподром» мәйданында, «Азатлык» мәйданында, «Мәйдан»да, «Виктория» спорт мәктәбе стадионында «Медео» шугалагында һәм «Замелекесье» торак микрорайонында, 39 нчы урта мәктәп районында шәһәр шугалаклары эшли башлады. Хәзерге вакытта спорт мәктәпләре, яшүсмерләр-яшьләр клублары, гомуми белем бирү мәктәпләре территориясендә шугалаклар ясалган, алар кышкы сезон дәвамында эшләячәк. Чаңгы спортын яратучылар өчен «Яр буе» паркында һәм "Мәдәният һәм ял" паркында чаңгы трассалары эшли. Чаллылылар өчен арендага чаңгы алу пунклары эшли. Яңа ел бәйрәмнәре чорында шәһәрдә чаңгы ярышлары, тимераякта шуу, биатлон, хоккей, шахмат, футбол һәм башка спорт төрләре буенча массакүләм-спорт чаралары уздыру планлаштырыла.

Киң Яңа ел программасы автокаланың җәмәгать киңлекләрендә әзерләнәчәк.13 декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәренә старт биреләчәк. Бу көнне өч шәһәр чыршысы ачылачак, бәйрәмнәр "Боровецкий" бульварында, "Сидоровка" паркында һәм "Энтузиастлар" бульварында узачак. Бәйрәм кунаклары өчен шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары, шулай ук уен һәм арт-мәйданчыклар катнашында концерт программасы әзерләнгән. Икенче көнне «Яңа ел хыяллары» бәйрәме программасы белән «Шишкинский» бульварында чыршы ачыла. Шул ук көнне бәйрәм алды ыгы-зыгысы "Бумажников" микрорайонында чыршы ачылышы белән бәйле булачак. 15 декабрьдә Замелекесье микрорайонында яңа ел чыршысында утлар кабызылачак.