Яр Чаллыда «Меланома-Стоп» акциясе старт алды, аның кысаларында күп балалы ата-аналар тире авыруларын диагностикалауны бушлай уза алачаклар. Тире яман шешен скрининглау буенча хәйрия медик-социаль проектын гамәлгә ашыру Республика клиник онкология диспансеры филиалында узачак.
Бүген учреждениегә акциянең беренче катнашучылары килде. Проект стартына багышланган онлайн-конференция барышында аларны телекүпер кысаларында Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова сәламләде. Ул проектның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырылуын билгеләп үтте.
«Проект чаллылыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, яман шешләрне иртә стадиядә ачыклауга, онкологик авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Ул гаилә көненә багышланган. Шәһәрдә 50 гаилә тикшереләчәк – бу 100 ата-ана. Фотолар дистанцион рәвештә онкодиспансер сайтына җибәреләчәк», - диде мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина.
«Үзгәреш кичерә торган шешләр булса, әлбәттә, табибка күренергә кирәк. Әгәр поликлиникада онколог шешнең куркыныч тудыруын билгеләсә, ул безгә – FotoFinder аппаратында диагностикага җибәрә.