Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:06 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:06 , 23.5 °C
16.03.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда Solo Dance Chelny Бөтенроссия конкурсы узды
Яр Чаллыда Solo Dance Chelny Бөтенроссия конкурсы узды

Яр Чаллы шәһәрендә Solo Dance Chelny 2022 исеме астында классик, халык-сәхнә һәм заманча, эстрада биюе солистларының X Бөтенроссия конкурсы узды.

Шәһәр иҗат йорты 50дән артык катнашучыны кабул итте. Конкурста Ижау, Менделеевск, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Яр Чаллы шәһәренең хореография бүлекләре укучылары, коллективлары, мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Конкурсны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, В.Д. Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты, шулай ук шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән Балалар хореография мәктәбе оештырды һәм үткәрде.

Конкурс нәтиҗәләре белән биредә танышырга мөмкин.