Яр Чаллы шәһәрендә ятим калган чыгарылыш сыйныф укучыларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне узды. Хокукый ярдәм көнен оештыручы – Чаллыда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә алганда ярдәм итү, гаиләләрне әзерләү һәм булышу үзәге.
Акциянең төп бурычлары – мәгълүматлаштыру, квалификацияле хокукый ярдәм алу, ата-аналарның һәм ятим балаларның хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү.