Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:42 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:42 , 22.5 °C
07.08.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды
Все фото

Бүген Яр Чаллыда 2022 елгы Кама ярыммарафоны узды. Стартларга 1 меңнән артык катнашучы заявка бирде, алар 3 км, 10 км һәм 21.1 км дистанцияләрне узарга тиеш иде.

TIMERMAN спорт ярышларындагы иң яшь  катнашучылар өчен TIMERKIDS балалар йөгереше оештырылды.

Ярыммарафонда Россиянең 22 төбәгеннән: Татарстан, Удмуртия, Мәскәү өлкәсе һәм башка төбәкләрдән җиңел атлетлар катнашты.

3 км га йөгерештә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та катнашты.

Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Олимпия уеннарында катнашкан Фирая Солтанова-Жданова, спорт стартларын оештыручы Вадим Янгиров сәламләде.

10 км дистанциядә абсолют җиңүче итеп 00:33:39 нәтиҗәсе белән Олег Сидоров билгеләнде. Хатын-кызлар арасында Марина Трефилова беренче булды, аның нәтиҗәсе - 00:42:50.