Кече, урта һәм эре бизнес белән очрашу урыны буларак КФУның инжиниринг үзәге билгеләнде. "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында узган чарада Владимир, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия, Башкортостан, Чувашия Республикалары, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән 120дән артык предприятие катнашты. Алар арасында «Казан вертолет заводы», «КАМАЗ», «Татнефть», «ТАГРАС», «РИАТ», «Автомобильный концерн», «РариТЭК», «Камминз кама» һәм башка компанияләр. Очрашуда барлыгы 200 кеше катнашты.
Наил Мәһдиев чарада катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллады: «Тәэмин итүче көне кебек чараларны кулланырга кирәк – бу бик яхшы мөмкинлек. Кече, урта һәм эре бизнес импортны алмаштыру өлешендә эре предприятиеләргә, җитештерү чылбыры барлыкка килсен өчен, өстәмә бәя шәһәр чикләрендә формалашсын өчен, үз хезмәтләрен этаплап тәкъдим итә ала. Әйтик, кайбер кече предприятиеләр өчен «КАМАЗ»ның 5-10 млн сумлык заказы – шактый зур заказ. Мондый тәҗрибә инде кулланыла, һәм мин ышанам ки, Тәэмин итүче көне ярдәме белән без тагын да масштаблырак дәрәҗәгә чыгачакбыз», – дип билгеләде мэр.