Ярминкәләр «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданы, ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында узды. Анда районнардан фермерлар, авыл хуҗалыгы уңганнары үзләре җитештергән сыйфатлы товарлар тәкъдим итте.
Барлыгы 380 тонна азык-төлек китерелде. Анда Тукай, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Аксубай һәм башка районнардан килгән авыл хуҗалыгы уңганнары, Чаллының азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү предприятилеәре сәүдә итте.
6 нчы декабрь көнне шул ук урыннарда ярминкәләр була.