Бүген шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Сәүдә мәйданчыклары Г. Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподромда һәм «Көньяк» агросәнәгать паркында урнаштырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Пасха бәйрәме алдыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсенә фермерлар тарафыннан өй эремчеге, йомырка, ак май, яңа ит, хуш исле бал, бәйрәм камыр ризыклары өчен он һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.