Бүген Кама балалар медицина үзәгендә 2021 нче елда Яр Чаллы шәһәрендә 5 000 нче булып теркәлгән яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару узды. Азамат исемле сабый - Хәйбрахмановлар гаиләсендә икенче бала.
ГХАТ идарәсенең баш белгече Ландыш Хафизова әти-әнине балалары туу белән котлады һәм аларга Бала туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты һәм шәһәр мэры исеменнән котлаулар, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.