Үзәк шәһәр китапханәсенең кече картиналар галереясендә 9 апрельдә 15: 00 сәгатьтә Римма Салахованың күргәзмәсе узачак.
Ул Илья Репин исемендәге Санкт-Петербург сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы була. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлый. «Дөнья фәрештәләре йөзләре» халыкара рәсем һәм графика конкурсында катнаша, анда рәсем сәнгате профессионаллары категориясендә 1 урынны ала.